Апаста өлкәннәр хокукый куркынычсызлык хакында сөйләштеләр

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында узган очрашуда өлкәннәргә кулланучы хокукларын яклау, интернеттагы мошенниклык очракларын кисәтү хакында файдалы мәгълүмат җиткерелде, киңәшләр бирелде.

Җәмгыятьтәге тискәре күренешләр яшь буынны гына түгел, бик еш өлкәннәрне дә авыр хәлдә калдыра. Өстәвенә, өлкән кешеләр үзләренең тиз ышанучанлыгы нәтиҗәсендә мошенниклар кармагына да эләгергә мөмкиннәр


“Без, өлкәннәр, һәрьяклап яклауга мохтаҗ. Әлеге очрашу да өлкән буынны кайгыртуны максаттыннан оештырылды. Ул һәркем өчен файдалы булгандыр дип ышанам”, - дип белдерде районның ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.


Очрашуда прокуратура, социаль яклау идарәсе, пенсия фонды, кулланучылар хокукларын яклау бүлеге, район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге, хезмәткәрләре, юристлар катнашты һәм чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International