Салым хәбәрендә үзгәрешләргә игътибар итегез
Милек салымнарын түләү өчен салым хәбәрендә бюджет системасына түләүләрне күчерү өчен барлык кирәкле реквизитлар күрсәтелә, алар Qr-кодта, штрих-кодта һәм уникаль исәпләү идентификаторында (УИН) шифрлана.
Әгәр элек югарыда күрсәтелгән реквизитлар (Qr-код, штрих-код һәм УИН) һәр салым буенча формалаштырылган булса, быел 2023 елның 1 гыйнварыннан салым түләүгә бердәм салым счеты аша күчү белән бәйле рәвештә салым белдерүендә барлык мөлкәт салымнары буенча бердәм Qr-код, штрих-код һәм УИН формалаштырылган.
Бу реквизитлар нигезендә банк терминалы, касса яки мобиль кушымталар аша салымнар түләнә.
Исегезгә төшерәбез, салым хәбәрендә салым исәпләнгән милек кенә күрсәтелә. Мәсәлән, хәбәрдә салым түләүче салым ташламасын куллана торган объект булмаячак.
Салым хәбәрләре алу һәм салымнар түләү белән бәйле тулырак мәгълүмат Россия Федераль салым хезмәте сайтында «2023 елгы салым хәбәрләре»промостраницасында урнаштырылган.