2023 елның 16 декабрендә роботлар сугышы буенча Чемпионат финалы узачак!

2023 елның 8 декабре, җомга

Россиядә ел саен роботлар сугышы буенча халыкара чемпионат үткәрелә. 2023 елның сентябрь һәм октябрь айларында Россия, Кытай, Төркия, Һиндстан һәм Казахстаннан 58 команда катнашында Чемпионатның ике сайлап алу этабы узды. Чемпионатның ярымфиналы һәм финалы 2023 елның 16 декабрендә Мәскәүдә узачак, анда Россия, Кытай, Төркия һәм Һиндстаннан 16 команда катнашачак. Тамашачыларны ике шоу (Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр), шулай ук танып белү программасы көтә.

Чемпионат финалыннан туры трансляцияне сылтама буенча карарга мөмкин булачак https://vk.com/video-219465931_456239497. бу мавыктыргыч чарага барысын да чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International