Район үзәк китапханәсендә мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Баланың хокукый куркынычсызлыгы” темасына багышланган мәгълүмати-консультатив очрашу узды. Түгәрәк өстәл артында физик мөмкинлекләре чикле балаларга социаль түләү, төрле ярдәм чаралары һәм субсидияләр бирелү турында файдалы мәгълүмат җиткерелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова районда һәр мөмкинлеге чикле бала игътибар үзәгендә булуын әйтте.