Апаста мөмкинлекләре чикле балаларга күңелле бәйрәм бүләк иттеләр

2023 елның 8 декабре, җомга

Балалар Апас ресторанында мул сыйлы өстәлләр артында очрашты. Алар өчен тәмле ризыклар әзерләнде, уен-көлкеле тамаша тәкъдим ителде. Бәйрәм изге күңелле иганәчеләр Ринат Миначев, Хәйдәр Булатов, Илүзә Вәлиуллина, Альберт Михайлов, Ранис Салаватуллин, Айрат Сафин, Флера Ильхамова, Азат Сафин, Дамир Сәлахов, Альбина Хатыйпова, Лилия Зәйнуллина ярдәме белән оештырылды. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Бердәм Россия” партиясе һәм иганәчеләр булышлыгы белән балаларга күчтәнәчләр дә әзерләнде. Бәйрәмгә кунак буларак кайткан Олы Бакырчы авылы егете, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче якташыбыз Булат Булатов үзенең дусты белән махсус бүләкләр - һәр балага Яңа ел символикасы булган ясалма чыршылар таратты.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин балаларны җылы сәламләп, изге теләкләрен җиткерде.
“Кадерле балалар! Күңел күтәренкелеге белән алга омтылып яшәгез. Куйган максатларыгызга ирешегез, уй-хыялларыгыз чиксез булсын һәм алар барысы да тормышка ашсын. Һәрчак яныгызда булып, наз өләшкән әти-әниләргә олы сабырлык телим”, - диде район башлыгы.
Айрат Җиһаншин балаларга онытылмаслык шатлык һәм күңелле мизгелләр бүләк иткән иганәчеләргә олы хөрмәтен белдерде һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Балалар уйнап-көлеп, рәхәтләнеп күңел ачты. Тирә-юньгә шатлык һәм бәхет нуры бөркелде. Газизләренең шат елмаюларын күреп, сөенгән әти-әниләрнең дә йөзләре кояштай балкыды.
Алып баручы Илмир Ямалов үзенең иҗатташ дусты Илсур Шәйдуллин белән кызыклы уеннар уйнатып, матур җырлар яңгыратып, шәп кәеф өләште. Аниматорлар исә “Күбекле шоу” белән шаккатырдылар. Кунакка килгән зур “Ак аю” һәм “Лоо курчагы” да балаларның якын дусларына әверелделәр.
“Сәләт” балалар иҗат йорты хезмәткәрләре исә тәмле десерт әзерләү серләрен ачтылар, йомшак уенчыклар белән сөендерделәр. Соңыннан балалар үзләре әзерләгән “тәмлүшкә”ләр белән чәй эчтеләр. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнеп, шәп кәеф һәм онытылмаслык тәэсирләр белән таралыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International