Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Максим Топилин Бөек Ватан сугышы ветераны янында булды. Аны яңа ел бәйрәме белән котлады, бүләк тапшырды.
Хәйретдин Сәлахов Үтәмеш авылында гомер итә. 99 яшендә булса да зарланырга яратмый ул. Кунак белән дә бик матур итеп сөйләшеп утырды.
“Минем бары да яхшы. Улым белән киленем янында яшим. Соңгы вакытта колакка гына катылана башладым. Болай түзәрлек. Илгә-көнгә тынычлык теләп утырам. Сез дә онытмыйсыз, бәйрәм саен хәлемне беләсез, күчтәнәчләр китерәсез. Рәхмәт”, - диде Хәйретдин бабай.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова Хәйретдин Сәлаховны район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Бердәм Россия” партиясе исеменнән кайнар котлап бүләген тапшырды.