Апас халкы йөгерү көнендә бердәм катнашты

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
22 сентябрьдә районның үзәк стадионы чын бәйрәм төсен алды. Биредә “Милләт кроссы-2013” ярышлары узды.

Атна буе дәвам иткән көзге яңгыр да, туктап, сәламәт яшәү рәвешен алып баручы райондашларга ярышырга, ял итәргә мөмкинлек бирде. Төрле яшьтәге райондашлар җитезлектә көч сынашты. Шулай ук йөгерү көненә гаиләләре, дуслары, хезмәттәшләре белән чыгучылар да күп иде. – Мин бер генә көнемне дә спорттан башка уздырмыйм. Кышын чаңгыда чыгам, язын, җәен, көзен йөгерәм, гер күтәрәм. Бу спорт бәйрәменә дә бик теләп, хәзерләнеп килдем, – ди үз яшьтәшләре арасында беренче урынны алучы ветеран укытучы Әгъзам Хәмидуллин. Ярышның иң өлкән катнашучысы – 75 яшьлек Рәшит Шәйхиев иде. Ул да яшьләрдән калышмыйча, билгеләнгән араны “ых” та итмичә чабып килде. – Аптырыйм, мондый чаралардан читтә калган яшьләргә, ничек инде үзеңнең сәламәтлегеңә битараф булырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнгәч, кәеф тә күтәрелә, аппетитың да ачыла, сулыш та киңәя. Һәр спорт чарасының үзәгендә булуымның төп сәбәбе дә яшьләрне үз артымнан өндәү, – ди иң өлкән катнашучы Рәшит абый. Спорт бәйрәменә сәламәтлекне беренче урынга куйган дәү әти оныклары белән килгән иде.

Коллективларның бердәмлеге спорт ярышларында аеруча ачык чагыла. Мисал өчен, прокуратура хезмәткәрләре “Милләт кроссы”на бердәм булып, гаиләләре белән чыкты. – Без республикакүләм ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган коллектив. Мондый бәйгеләргә бик теләп чыгабыз һәм ялыбызны файдалы үткәрәбез, – ди Энҗе Хәбибуллина. Шулай ук район эчке эшләр бүлеге коллективы да ярышта бердәмлек күрсәтте. Хокук сакчылары төрле яшь категориясе буенча алдынгы урыннарны шактый яулады.

Йөгерү көне әти-әниләренә ияреп килгән нәни балалар, укучылар өчен дә күңелле бәйрәм булды. Каратуннан 3 яшьлек Риназ Исмәгыйлев олылар белән беррәттән йөгереп, бу көнне үз көче кергән беренче бүләген алды. Апастан Шакировлар, Имаметдиновлар, Гатиннар гаиләләре барча райондашларга үрнәк күрсәттеләр.

Тамашачылар ярышчыларга көч-куәт өстәп, җиңүләргә дәртләндереп тордылар. Шунда ук җыр-моң тынып тормады, шашлыгы пеште, чәе кайнады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International