27 сентябрдә район хакимиятенең актлар залында үзенчәлекле тантана булды. Бу көнне 14 яшен тутырган яшь апаслыларга тантаналы шартларда тәүге паспорт тапшырылды. Алар район буенча 13. Район район хакимияте вәкилләре, паспорт-виза хезмәте, Апас “Туган як” музее хезмәткәрләре һәм әти-әниләр беренче паспорт алган егет-кызларга иң изге теләкләрен юлладылар. Тантана җыр һәм чыгышлар белән аралашып барды. Соңыннан кунаклар музей белән таныштылар.