«Агротуризм мәктәбе»

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

«Агротуризм» грантын алуга һәм Татарстан Республикасы территориясендә авыл туризмы объектларын үстерүгә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының конкурс сайлап алуына гаризаларны сыйфатлы әзерләү максатларында, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 2024 елның 29-30 апрелендә Биектау муниципаль районының «Добрый» ДОЛ базасында «агротуризм мәктәбе» белем бирү программасын үткәрә (алга таба программа).

Катнашуга авыл туризмы юнәлеше буенча эшчәнлек алып баручы яки алып барырга планлаштыручы фермер хуҗалыклары (ЛПХ, ИП (КФХ), авыл хуҗалыгы кооперативлары һ.б.) вәкилләре чакырыла. Программа кысаларында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшь эшмәкәрләргә бушлай катнашу каралган, калган барлык гражданнар түләүле нигездә белем ала ала. Бер көн уку бәясе 2000,00 сум тәшкил итә, теләүчеләр квалификация күтәрү турында сертификат ала алачак.

Хөрмәтле муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре, программада катнашу өчен кызыксынучы кече хуҗалык формалары вәкилләрен җибәрүегезне сорыйм. Катнашу өчен 2024 елның 25 апреленә кадәр сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: clck.ru/39q89c. урыннар саны чикләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International