Санитар-экологик икеайлык һәм #эковесна2024 акциясе кысаларында Апас муниципаль районының "Чури-Бураш урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары өмәгә актив чыктылар.Барысы да бергәләп Кар яудырдылар, шулай ук территорияне ботаклардан, узган елгы яфраклардан, чүп-чардан чистарттылар. Эш нәтиҗәләрен күрү рәхәт, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте. Чиста, тәртипле мәктәп территориясе күзне сөендерә!