Апасның "Үзәкләштерелгән Бухгалтерия"МКУ коллективы икеайлык акциясе кысаларында өмәгә чыкты. Искиткеч һава торышы күтәренке кәефкә һәм эшкә сәләтлелеккә ярдәм итте. Үз үрнәкләре белән эшчеләр коллектив эш вакытында әйләнә-тирә табигатькә сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәтнең ничек формалашуын күрсәттеләр. Әлеге чараның үзенчәлеге-бөтен коллектив әгъзаларының актив катнашуы. "Өмә-ул территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр", - дип билгеләп үтте җитәкче Сафиуллина Әлфия Вилдановна.