Район мәдәният йорты хезмәткәрләре экологик икеайлыкта катнашуларын дәвам итәләр. Бу юлы алар чәчәк үсентеләрен чәчәк түтәлләренә утырттылар. "Өмә-матур дөньяда яшәргә, язгы көнне ачык һавада бергәләп аралашырга теләгебезне күрсәтүнең искиткеч ысулы. Җыештырып, тагын да матуррак булган дөньяны карау бик күңелле", - дип билгеләп үтте акциядә катнашучылар.