Бакырчы авыл җирлеге һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы белән бергә өмәдә актив катнаштылар. Олы Бакырчы авылындагы чишмә үзәне тирәсендә коры агачларны кисү һәм аның тирәсендәге территорияне чүп-чардан чистарту буенча зур эш башкарылган. Барысы да рәхәтләнеп эшләделәр һәм үз җаннарының бер өлешен салдылар. "Бу чишмә суы кешеләргә күпме файда, шатлык, чисталык бирә. Төзекләндерелгән территориягә килүчеләрнең монда чисталык һәм тәртип саклауларын телим", - дип билгеләп үтте Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Фәрит Харис улы