ТР Казначылык Департаменты территориаль бүлекчәсенең дус коллективы өмәгә актив чыкты. Уртак эшләр барышында тәртип урнаштырылды һәм юл буендагы агачлар агартылды. "Ак агачлар күптән инде бөтен җирдә үткәрелгән язгы өмәнең символы булып тора. "Хезмәт десанты миссиясе үтәлде", - дип билгеләп үтте өмәдә катнашучылар.