"Россиянең социаль фонды" хезмәткәрләре экологик икеайлыкта катнашуларын дәвам итәләр

2024 елның 3 мае, җомга

"Россиянең социаль фонды" хезмәткәрләре #ЭКОВЕСНА2024 акциясендә катнашуларын дәвам итәләр.Территорияне төзекләндерү буенча зур эш башкарылган: чәчәк түтәлләре тәртипкә китерелгән, бордюрлар һәм агачлар агартылган, урам чүп-чардан һәм узган елгы яфраклардан чистартылган. "Көн данга чыкты – бик җылы һәм кояшлы иде, кәеф бик матур иде. Эшчеләрнең барысы да эшләп кенә калмадылар, ә берничә сәгать саф һавада рәхәтләнеп үткәрделәр бит. Бик яхшы!- дип билгеләп үтте җитәкче Вәлиәхмәтов Илгизәр Искәндәр улы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International