#Эковесна2024 акциясе кысаларында Урта Балтай авыл җирлеге хезмәткәрләре юлны чүп-чардан чистартуда актив катнаштылар. Өмә оешкан рәвештә узды. "Урта Балтай авыл җирлеге авылларына керү урынындагы дала территориясе һәм автомобиль юллары тәртипкә китерелгән", - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Илфир Мөнир улы