Санитар-экологик икеайлык һәм #эковесна2024 акциясе кысаларында Апас муниципаль районының Кызыл Тау урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өмәгә актив чыктылар. Барысы да обелиск территориясен чүп-чардан һәм узган елгы яфраклардан чистарттылар. 4 куб. м. күләмендә 7 капчык чүп-чар җыелган.