"Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары икеайлыкта актив катнаштылар. Югары сыйныф укучылары бергәләп территорияне коры яфраклардан һәм ботаклардан чистарттылар. Өмәләрне үткәрү табигатькә сакчыл караш, бигрәк тә үсеп килүче буын өчен практик дәрес булып тора.