Экологик икеайлык кысаларында Әлмәндәр авыл җирлеге халкы һәм хезмәткәрләре зират территориясен тәртипкә китерү буенча эшләр башкарган

2024 елның 11 мае, шимбә

Экологик икеайлык кысаларында Әлмәндәр авыл җирлеге халкы һәм хезмәткәрләре тарафыннан Бурнаш авылында зират территориясен тәртипкә китерү буенча эшләр башкарылды. "Без барыбыз да ата - бабаларыбызны изге итеп искә алырга тиешбез, шуңа күрә зиратта чисталык урнаштыру кебек игелекле эшне соңга калдырырга ярамый", - дип билгеләп үтте Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Әхмәтшин Ранис Ракетович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International