Апас җирлегендә Мордовия кунаклары

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Районыбызның тормыш-көнкүреше, яшәү һәм эшләү шартлары белән танышу, тәҗрибә уртаклашу максатыннан Апаска Мордовия Республикасы Атяшево районы вәкилләре булып китте. Аларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров каршы алды һәм озатып йөрде. Кунаклар районыбызның социаль-көнкүреш объектлары белән танышты, районның икътисади үсеше белән кызыксынды. Район Советы һәм Башкарма комитетының утырышлар залында кунаклар белән әңгәмә үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International