Буыннар очрашуы

2013 елның 7 октябре, дүшәмбе
Район ветераннар советы һәр кварталда районыбызның бер төбәгендә семинар-киңәшмә үткәрә. Бирегә шул як зонаның башлангыч ветераннар советлары рәисләре, актив ветераннар, авыл җирлекләре башлыклары чакырыла. Алар башкарган эшләренә нәтиҗә ясыйлар, киләчәккә планнар төзиләр. 3 октябрьдә Борнашта узган семинар-киңәшмә дә бик җанлы барды. Ветераннар Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау чаралары турында да сөйләштеләр, яшьләргә патриотик тәрбия бирү мәсьәләләренә тукталдылар. Яңа мәктәпнең актлар залында узган әлеге җыелышның көн тәртибенә сугыш чоры балаларының мәктәп укучылары белән очрашулары да кертелгән иде. Хезмәт ветераннары Мәсрүрә апа Әхмәдуллина, Әлфия апа Миннебаева һәм Галия апа Минһаҗевалар үткәннәрне яңартып, бик тәэсирле итеп чыгыш ясадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International