"Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе" МББУ укучылары һәм укытучылары чираттагы тапкыр территорияне чүп-чардан һәм узган елгы яфраклардан җыештыру буенча экологик икеайлык өмәсенә чыктылар. Өмә-ул территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр дә. Уртак хезмәт берләштерә, ә күренеп торган нәтиҗә чиста урамнар, ишегаллары, юллар җирле халыкның гына түгел, ә торак пункт территориясенә эләккән һәркемнең күзләрен дә сөендерә