Санитар-экологик икеайлык һәм #Эковесна2024 акциясе кысаларында Олы Болгаер балалар бакчасы коллективы өмәгә чыкты. Территориядә агачлар агартылган, коры агачлар киселгән, территория җыештырылган, агачлар казылган, бордюрлар агартылган, чәчәк түтәлләре тәртипкә китерелгән. Өлкән төркем тәрбияләнүчеләре бик теләп актив катнаштылар.