Сатмыш авыл җирлеге башкарма комитеты белгечләре, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре һәм социаль хезмәткәрләр чишмәләрне чүп-чардан чистарту өмәсенә чыктылар. "Чишмәләрнең экологик торышы халыкның безне чолгап алган табигатькә мөнәсәбәте күрсәткече булырга мөмкин. Кызганычка каршы, һәр җирдә дә һәм һәрвакытта да халык чыганакларга сакчыл карамый. Һәм бу рөхсәт ителми. Һәр торак пункт янында бер яки берничә чишмә бар һәм аларны чисталыкта һәм төзекләндерелгән килеш саклау безнең бурыч", - дип билгеләп үтте Сатламыш авыл җирлеге башлыгы Сибгатова Равилә Равиз кызы