Апас районында «экология» милли проекты һәм «урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Хәтер бакчасы»акциясе узды. Бөек Җиңүнең 79 еллыгы һәм сугыш кырында һәлак булган ватандашлар истәлегенә биш мең карагай үсентесеннән торган аллея утырттылар.