"Апас район хастаханәсе" ДАССО хезмәткәрләре экологик өмәгә чыктылар. Биналарга якын территорияләрне җыештыру буенча язгы эшләр башкарылды. Әлеге чара нәтиҗәсендә территорияләр ботаклардан, узган елгы яфраклардан һәм чүп-чардан чистартылды, бордюрлар, чәчәк түтәлләре агартылды.Барлыгы 3 куб. м күләмендә 5 капчык чүп-чар җыелган.