Көзге кыр эшләре белән якыннан танышу максаты белән районга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, “Ак Барс” холдинг генерал директоры Иван Егоров килде. Дәрәҗәле кунакларны район башлыгы Рәшид Заһидуллин озатып йөрде.
Вертолетта очып район хуҗалыклары кырларын карап чыкканнан соң, Чүри-Бураш авылы янындагы 220 гектарлы чөгендер җирендә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл җирлеге башлыклары белән очраштылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин сүзләренә караганда, бүгенге көнгә чөгендернең 58 проценты җыеп алынган.