Хезмәт министрлыгы балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыру буенча тәкъдимнәр әзерләгән

2024 елның 19 июне, чәршәмбе

Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарның хезмәт эшчәнлеген укудан буш вакытта оештыру буенча тәкъдимнәр чыгарды. Бу хакта Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе  сайтында әйтелгән. Документта үсмерләрне эшкә урнаштыру өчен тәкъдим ителә торган һөнәрләр исемлеге, шулай ук предприятие 18 яшьтән кечерәк хезмәткәрләрне эшкә ала алмаган чикләүләр бар. 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр ата-аналар рөхсәте белән хезмәт килешүе буенча эшләргә һәм җиңел эш башкарырга хокуклы, ул аларның физик һәм рухи-әхлакый үсешенә зыян китермәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International