Ындырчы авыл җирлегенә янгын сүндерү машинасы тапшырылды

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
Чираттагы шимбә киңәшмәсендә район башлыгы Р.Н. Заһидуллин Ындырчы авыл җирлегенә янгын сүндерү машинасы тапшырды. Әлеге машинаны районга якташыбыз Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданлык оборонасы министры Рафис Хәбибуллин бүләк итте.
14 елдан бирле Ындырчы янгын сүндерү бүлегендә эшләүче Николай Ильин кулына машина ачкычы алгач шатлыгын уртаклашты. “Кырык елга якын руль артында эшлим. Янгын сүндерү машинабыз да 34 ел хезмәт итте. Шулай да район буенча янгын булган урыннарга барып җитәргә тырыштык. 2010 елда медаль белән бүләкләндем. Яңа машина алу зур шатлык булса да, янгын очраклары булмасын иде” – диде ул.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International