Бизнеста сораулар еш кына төрле юнәлешләрдә дә барлыкка килә. Һәм аларга җавап бирә алырлык грамоталы белгечләрне табу бик мөһим.
Хәзер сез сезнең бизнес белән бәйле теләсә нинди мәсьәлә буенча экспресс-консультация ала аласыз. Бу тиз, уңайлы, ә иң мөһиме - бушка.
Моны эшләү бик гади - сылтама буенча күчегез һәм МСП. РФ сервисыннан файдаланыгыз: https://мсп.рф/services/reg-support-map/
1 нче адым.
Бизнес алып баручы яки алып барырга планлаштырган төбәкне сайлагыз. Сервис аны автомат рәвештә билгели, ләкин сез үз карашыгыз белән үзгәртә аласыз.
2 нче адым.
Экспресс-консультациягә заявканы калдырыгыз, һәм сезнең белән якын арада элемтәгә керәчәкләр.