Татарстан Республикасының 10 муниципаль берәмлеге җитәкчеләре 2024 елга муниципаль бюджетларда урман массивларына якын муниципалитетлар территорияләрен янгынга каршы төзекләндерү гамәлләрен финанслауны күздә тотмаган. Закон бозуларны булдырмау максатларында җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә кисәтүләр игълан ителде. 2024 елда Татарстан Республикасының күзәтү территориясендәге урманнарда янгын куркынычы сезонын үткәрүгә әзерлек табигатьне саклау прокуратурасы контролендә тора.