Халык өчен «гаиләне һәм балачакны яклауда» кайнар телефон линиясе

2024 елның 9 июле, сишәмбе

2024 елның 12 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «гаиләне һәм балачакны яклауда» кайнар телефон линиясе ачылачак.

«Кайнар линия» телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, WhatsApp мессенджерына хәбәрләр өчен +7 960 049-68-14

Консультация вакыты: 10.00 дән 14.00 гә кадәр.
Гражданнарга консультация бирәчәкләр:
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил,
«мәрхәмәт – шәфкать»ТР Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе вәкилләре,
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы,
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы;
«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасындагы филиалы;
РФ Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International