Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан «Интеллектуаль актив» гарантия продукты эшләнде, аның кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрләре һәм үзмәшгуль гражданнары Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге астында Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фондында 15 млн сумга кадәр заем алырга мөмкин, поручительлекнең максималь суммасы 14,25 млн сум.
Заемны тәэмин итү өчен Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан бәясе бәйсез бәяләү үткәрү турындагы хисап белән расланган һәм поручительлек күләменнән артып киткән Татарстан Республикасы эшкуарларының һәм үзмәшгуль гражданнарының интеллектуаль милек объектларына хокуклар залогы кабул ителә.
Ташламалы программалар турында тулырак Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, Тел.: +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.