2025 елда оешмалар мөлкәтенә салым нинди үзгәрәчәк

2024 елның 26 июле, җомга

2025 елда кыйммәтле күчемсез милек буенча оешмалар милкенә салымның база ставкасының максималь күләме арттырылды.

2024 елның 12 июлендәге 176-ФЗ номерлы Федераль закон

Оешмалар мөлкәтенә салым ставкаларын РФ субъектлары мөстәкыйль билгели. Гомумән алганда, салым ставкасы 2,2% тан артмаска тиеш. Салым кадастр бәясе буенча исәпләнә торган объектларга карата – 2% (РФ НК 380 ст.1, 1.1 п.).

2025 елдан, кабул ителгән закон нигезендә, төбәкләргә бәясе 300 млн.сумнан артып киткән кадастр бәясе буенча салына торган күчемсез милек объектлары буенча югары салым ставкасын билгеләргә мөмкинлек бирәчәкләр. Әмма салым ставкасы күләме 2,5% тан артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International