Чара кысаларында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр бушлай консультация ярдәме алачак һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе компетенциясе чикләрендәге эшчәнлекләренә кагылышлы барлык кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Идарәдә (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а) консультация өчен алдан язылу 8 июльдән 10 июльгә кадәр 222-84-28 телефоны буенча башкарыла, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.
Республика районнарындагы Идарәнең территориаль бүлекләрендә консультация алу өчен алдан язылу 8 июльдән 10 июльгә кадәр идарәнең территориаль бүлекләрендәге сайтта бирелгән телефон номерлары буенча башкарыла. www.16.rospotrebnadzor.ru