ККТны теркәү тәртибен 2025 елның 1 мартыннан гадиләштерәчәкләр

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Дәүләт Думасы өченче (ахыргы) укылышта ККТны теркәү, яңадан теркәү һәм теркәү исәбеннән төшерү процедурасын гадиләштерә торган закон проектын кабул итте.
 
Закон проекты контроль-касса техникасы җитештерүче аша ККТны теркәү һәм исәпкә кую өчен гариза бирү мөмкинлеген күздә тота. ККТны теркәү исәбеннән Федераль салым хезмәте һәм фискаль мәгълүматлар операторы аша гына түгел, дәүләт хезмәтләре порталы яки ККТ җитештерүчесе аша гариза бирү юлы белән дә алырга мөмкин булачак.
 
Шулай ук закон проекты фискаль тупланманы алыштыруга бәйле рәвештә ККТны салым органына тиешле гариза бирмичә яңадан теркәү мөмкинлеген дә күздә тота. Кассаны яңадан теркәү өчен фискаль мәгълүматлар операторы аша ИФНСКА теркәлү параметрларын үзгәртү турында хисап җибәрү дә җитә.
 
Моннан тыш, закон проекты салым органнары тарафыннан ККТны теркәү, яңадан теркәү һәм теркәү исәбеннән төшерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү срокларын 2 мәртәбә кыскарта. Әлеге сроклар уннан биш эш көненә кадәр кыскартылачак.
 
Яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International