Татарстанда балалы хатын-кызларга бизнесны үстерүгә 100 мең сумга кадәр грант ярдәме алырга ярдәм итәчәкләр

2024 елның 7 августы, чәршәмбе

«Әни-эшмәкәр» программасы «кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Программа декрет ялындагы яки балигъ булмаган балалары булган, үз эшен башларга ниятләгән яки инде бер елдан да артык булмаган срокка эшкуарлык эшчәнлеге алып барган хатын-кызларга юнәлдерелгән.

Бу үз бизнесын башларга ниятләгән хатын-кызлар өчен уникаль федераль программа. Ул экспертлар һәм менторлар белән белем бирү интенсивын тәшкил итә. Катнашучылар гамәлдәге бизнеска анализ ясаячаклар яки яңа бизнес-идеяләрнең яшәү сәләтен диагностикалаячаклар, шәхси компетенцияләрен тикшерәчәкләр, нәтиҗәле команда формалаштыру ысуллары турында беләчәкләр, конкурент мохитне анализлау методикасы, максатчан аудиторияне тикшерүнең заманча алымнары белән танышачаклар һәм башка эшкуарлык күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үзләштерәчәкләр.  

Программа инде 10 елдан артык гамәлгә ашырыла һәм быел төбәк этаплары илебезнең 70 төбәгендә узачак. Татарстанда интенсив августта узачак. Укуның нәтиҗәсе төбәк этабы кысаларында проектларны йомгаклап яклау һәм җиңүчене билгеләү булачак, ул 100 мең сум күләмендә грант алачак. 

Чарада катнашу «кече һәм урта эшмәкәрлек»милли проекты ярдәмендә түләүсез. 

Исегезгә төшерәбез, «Әни-эшмәкәр» программасын РФ Икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова җитәкли.

Программада катнашу өчен мамапредприниматель.рф сайтында теркәлү кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International