«ҺӨНӘРИ КЕРЕМГӘ САЛЫМ»НӘРСӘ УЛ

2024 елның 19 августы, дүшәмбе

Һөнәри керемгә салым - ул 2019 елдан кулланырга мөмкин булган яңа махсус салым режимы. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.

Һөнәри керемгә салым-ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләрнең гадәти тәртиптә куллана торган салым салуның башка системаларын исәпкә алып салым түләү бурычы кала.

Яңа махсус салым режимына күчәчәк физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр (үзмәшгульләр) мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән ташламалы ставка буенча гына салым түли алачак — 4 яки 6%. Бу бизнесны легаль алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф алу куркынычыннан башка акча эшләүдән керем алырга мөмкинлек бирәчәк.

Һөнәри керемгә салымның өстенлекләре.

Хисаплар һәм декларацияләр юк: декларацияне тапшырырга кирәкми. Керемнәрне исәпкә алу мобиль кушымтада автомат рәвештә алып барыла;

Чек кушымтада формалаша: ККТ сатып алырга кирәкми. Чекны «Минем салым»мобиль кушымтасында формалаштырырга мөмкин;

Иминият кертемнәрен түләмәскә мөмкин: пенсия һәм медицина иминиятләштерүенә беркетелгән кертемнәрне түләү бурычы юк;

ИП статусыннан башка легаль эш: ИП сыйфатында теркәлмичә эшләргә мөмкин. Керем кушымтадан белешмә белән раслана;

Салымнан тотып калу бирелә: тотып калу суммасы-

10000 сум. 4% ставкасы 3 кә кадәр кими%,
6% ставкасы 4% ка кадәр кими. Автоматик исәпләү;

Түләүгә салымны санарга кирәкми: салым кушымтада автомат рәвештә исәпләнә. Түләү-киләсе айның 25 числосыннан да соңга калмыйча;

Отышлы салым ставкалары: 4% — физик затлар кеременнән. 
6% — юридик затлар һәм ИП керемнәреннән. Башка мәҗбүри түләүләр юк;

Интернет аша гади теркәлү: инспекциягә визитсыз теркәлү: мобиль кушымтада, Россия Федераль салым хезмәте сайтында яки банк аша;

Хезмәт договоры буенча эш белән ярашу: салымны исәпләгәндә хезмәт хакы исәпкә алынмый. Эш урыны буенча хезмәт стажы өзелми;

Салым ставкалары: салым ставкасы һөнәри керемгә салым түләүчегә кем акча күчергәненә бәйле

(4% физик затлар белән исәп-хисапларда,6% ИП һәм оешмалар белән исәп-хисапларда);

Башкарылган барлык исәпләүләрне һәм түләүгә салымның якынча суммасын кушымтада ай дәвамында теләсә кайсы вакытта күрергә мөмкин.

Салым режимы 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Бу чорда салым ставкалары үзгәрмәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International