Апаста кояш төнлә дә яктырта

2013 елның 18 октябре, җомга
Район үзәгенең Совет Муса Җәлил һәм Кызылармиячеләр урамы киселешендә кояш яктысын электр энергиясенә әверелдерүче җиһазлы махсус светофор урнаштырылды. Биредә үк җәяүлеләр кичеше төзекләндерелә, юл хәрәкәте иминлеге таләпләренә туры китереп брусчатка тротуарлар пәйда була. Шундый ук светофорлар Свияжский бистәсендә “Ләйсән” балалар бакчасы юлы өстендә дә урнаштырылды. Хәзер инде светофорлар районның 4 урынында транспорт белән идарә итүчеләргә “Сак бул, пешеход!” дип күз кысып кисәтеп тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International