Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Венера Гобәйдуллина озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен һәм лаеклы ялга китүе уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

2013 елның 18 октябре, җомга
Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Венера Гобәйдуллина озак еллар нәтиҗәле эшчәнлеге өчен һәм лаеклы ялга китүе уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. “Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур уңышларга ирешкәнегез өчен, мәгариф өлкәсе үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм, “ – диелгән бу грамотада. Венера Гобәйдуллина 35 ел гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, 18 ел дәвамында балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең секретаре булып торган. Соңгы елларда балигъ булмаган балалар һәм сәламәтлекләре чикләнгән өлкәннәр хокукларын яклау буенча нәтиҗәле хезмәт итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International