Районда корбан ашлары башланып китте

2013 елның 21 октябре, дүшәмбе
Районда корбан ашлары башланып китте. Традиция буенча, район үзәгенең “Апас таңнары” ресторанында район башлыгы Р.Заһидуллин тарафыннан корбан ашы уздырылды. Бирегә Апас җирлегенең 150 өлкән кешесе чакырылып корбан ите һәм ашыннан авыз итте. Бәйрәмгә килә алмаучы тагын 12 кешегә җирлек хезмәткәрләре тарафыннан корбан ите өйләренә таратылды. Мәҗлесне уздыруга шулай ук район үзәгенең 22 шәхси эшмәкәре һәм “Свияга” агрофирмасы да үз элешен кертте. Изге гамәлләренә рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләп калды өлкән райондашларыбыз бәйрәм табынын оештыручыларга һәм әзерләүчеләргә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International