Татарстанның Монополиягә каршы хезмәте Апас районына киләчәк

2024 елның 8 октябре, сишәмбе

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең район территориясенә визиты 2024 елның 21 октябрендә булачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Алмаз Яфизов киләчәк.

Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эшлекле очрашулар, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү, сәнәгать мәйданчыгына яисә предприятиегә бару булачак.

Гражданнарны һәм бизнес-бергәлек вәкилләрен кабул итү түбәндәге адрес буенча узачак:  Апас шәһ., Совет ур., 2 й. Вакытны ачыкларга, шулай ук кабул итүгә Апас районы администрациясе яки Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат хезмәте аша 8-917-886-15-58 телефоны буенча язылырга мөмкин (элемтә өчен: матбугат сәркатибе Окимова Оксана Александровна).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International