М. Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча Конкурс

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

2024-2025 елларда Муса Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү башланды. 

Әлеге премия ике елга бер мәртәбә дүрт лауреатка – 35 яшькә кадәрге Татарстан Республикасы яшьләренең талантлы вәкилләренә, шулай ук 35 яшькә кадәрге яшьләр 70% тәшкил иткән авторлар төркеменә сәнгать, журналистика һәм телевидение үсешенә керткән өлешләре, яшьләр программаларын гамәлгә ашыруда югары казанышлары өчен бирелә.

Конкурста катнашуга гаризалар 2024 елның 19 декабренә кадәр түбәндәге сайтта кабул ителә: https://utalents.ru/event/konkurs-po-prisuzhdeniyu-respublikanskoy-premii-imeni-mdzhalilya-2024.
Өстәмә материаллар түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420021, Казан ш., г. Тукай ур., 113а йорт, 2 бина.

2024 елның 20 декабреннән 2025 елның 10 февраленә кадәр конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән таләпләргә туры килүгә сайлап алынган гаризалар карала, 2025 елның февралендә М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләү булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International