Районыбызның көрәшчеләр командасы авыл хуҗалыгы хезмәктәрләре көненә багышланган татар көрәше буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафаннан уздырылучы ярышларга барып районыбыз данын яклап кайттылар

2013 елның 23 октябре, чәршәмбе
Районыбызның көрәшчеләр командасы авыл хуҗалыгы хезмәктәрләре көненә багышланган татар көрәше буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафаннан уздырылучы ярышларга барып районыбыз данын яклап кайттылар. 56 команда арасында апаслылыр 6 нчы урынны яулады. 130 кг кадәр категориядә Фердинант Вәлиев 2 нче урынны алды, Рафаэль Хәсәнов 70 кг кадәр категориядә 4 нче урынга лаек булды. Тимур Муллин 80 кг кадәр категориядә 6 нчы урынны, ә Рафис Хәбибуллин 90 кг кадәр категориядә 9 нчы урынны яуладылар. Ринат Паймурзин, Руслан Михайлов, Радик Фәсхетдиновлар да үз категорияләрендә матур чыгышлар ясап, тамашачыларда соклану уятты. Райондашлар исеменнән командага рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәк ярышларда тагын да зуррак җиңүләргә ирешүләрен телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International