Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2024 елның 22 октябре, сишәмбе

2024 елның 20 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында балаларның хокуклары һәм аларны яклау, опеканың һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренең юридик аспектларына кагылышлы  Апас шәһәр тибындагы бистәсе, Совет урамы, 2 йорт  адресы яисә 22640 телефоны буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырыла. Бу ярдәм  түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга юнәлгән: ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затлар, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

Моннан тыш, бу көнне Апас үзәк китапханәсендә бу мәсьәләләр буенча   түгәрәк өстәл, ә мәктәпләрдә  һәм аграр көллияттә лекцияләр узачак.

Белешмәләр өчен телефон: 22640

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International