Авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгать осталары фестивале башланып китте

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгать осталары фестивале башланып китте. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә Әлмәндәр, Олы Болгаер, Зур Күккүз авыл җирлекләре үзешчәннәре менде. Эстафетаны 22 октябрьдә Иске Йомралы, Ишеево, Чүрибураш сәнгать осталары дәвам итте. 23 октябрьдә Бакырчы, Чирмешән һәм Тутай авыл җирлекләре талант ияләре үз осталыкларын күрсәтте. Фестиваль 7 зонада узганнан соң, иң-иңнәр 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә - район мәдәният йортында узачак гала-концертта катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International