Компанияләр өчен инвалидларны эшкә алудан баш тарткан өчен штрафларны арттырачаклар

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Юридик затларга инвалидларны эшкә урнаштырудан баш тарткан өчен штрафлар 100 мең сумга кадәр артачак.тиешле канунга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Үзгәрешләрне административ хокук бозулар турындагы Кодекска керттеләр.
 
Элек квота буенча инвалидлар өчен эш урыннары булдыру яки бүлеп бирү бурычын үтәмәгән һәм мондый хезмәткәрләрне эшкә урнаштырудан баш тарткан вазыйфаи затларга 5-10 мең сум штраф салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International