Товарларны цифрлы маркировкалау мәсьәләләре буенча "кайнар линия"

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

2024 елның 11 ноябреннән 22 ноябренә кадәр Бөтендөнья сыйфат көненә багышланган товарларны цифрлы маркировкалау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.

Гражданнар бүген кибет киштәләрендә нинди продукция маркировкаланырга тиешлеге, бу кагыйдәләрдән нинди искәрмәләр гамәлдә булуы, дәүләт маркировкалы товарлар әйләнешен ничек контрольдә тотуы, әгәр граждан киштәдә маркировкасыз товар тапса, кая мөрәҗәгать итәргә, күрсәтелгән таләпләрнең үтәлешен җәмәгать контролен оештыру өчен мобиль кушымтаның нинди мөмкинлекләр бирүе турында сораулар бирә алачак.

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге белгечләре тәүлек буе телефон аша гражданнарга консультацияләр бирә: 8-800-555-49-43.

Килеп туган сораулар буенча консультацияне сез Кайнар линия телефоннары буенча ала аласыз:

- Кулланучылар өчен консультация үзәге - (843) 221-90-16 көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр;

- Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа территориаль бүлеге- 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International