Хезмәт хаклары буенча комиссиягә салым түләүчеләрне чакыру 2025 елда яңадан башланачак, дип яза «Известия».
Федераль салым хезмәте аңлатмаларына караганда, предприятиенең хуҗалык эшчәнлеген бәяләү хәвеф-хәтәргә юнәлтелгән алым кулланып башкарыла. Компаниянең билгеләнгән критерийларга туры килүе салым контроле чараларын башлап җибәрү өчен нигез булырга мөмкин.
Һәр төбәкнең төрле тармаклар буенча хезмәт хакы түләүнең уртача тармак күрсәткечләре бар. Алар нигезендә салым түләүчеләр сайлап алына, аларны аңлатмалар бирү өчен чакыралар. Әгәр эшчеләр компаниянең ни өчен хезмәт хакын МРОТтан түбәнрәк түләвен дәлилләп аңлата алсалар, сорау, мөгаен, алыныр. Югыйсә, салым органнары тарафыннан өстәмә тикшерүләр башланырга мөмкин.