«Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа шәһәре Еремов ур., 135 «В»; Тәтеш шәһәре Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10, 2024 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләргә «ачык ишекләр» бердәм көне үткәрелә.
Бердәм «Ачык ишекләр» көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.
Язылу өчен телефоннар: 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59».